ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АКТАНЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
“АКТАНЫШ 1НЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМБЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
Һәр игелек - сәдака
Рахманова Гөлнара Фәлгатовна,
1 категорияле татар теле укытучысы.
2014 ел.
Татар әдәбияты.
Тема:
Һәр игелек – сәдака.
.
Максат:
Җиһазлау: компьютер, мультиймедияле проектор, экран, интерактив такта, дәреслек.
Дәрес барышы:
-Укучылар, сезгә олыларның, туганнарыгызның садака биргәне бармы? Яисә мәчеткә садака тапшырганнары бармы?
-Гомумән, нәрсә ул садака? (Хәер, акча)
-Димәк, сезгә садака сүзе аңлашыла.
Пәймбәребез Мөхәммәд (Аллаһының аңа сәламе булсын) шундый хәдисе бар: «Һәр мөселман садака бирергә тиеш». (Слайд 1)
Кешеләр: «Әй, Аллаһының Илчесе! Әгәр аның садака бирергә бернәрсәсе дә булмаса?» – дип сораганнар. (Слайд 2)
-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, кешеләрнең садака бирергә мөмкинлекләре булмаса, нишләргә? Нәрсә белән садака бирергә?
Бу сорауга җавапны бергәләп табарбыз.
Китабыгызның 63 битендә сез М.Хәсәновның “Басма” хикәясен укыйк әле.
(Слайд 3)
(Слайд 4)
Текстны дәфтәр бите белән каплап укыйбыз. “Туктарга” дигән команда булгач туктыйбыз.
Ул көнне Рөстәм дә, бабасына ияреп, урманга авыл умарталыгына китте. Машина белән булгач, бик тиз барып җитттеләр.
Әмма кайтканда җәяүләп, тәпи-тәпи атларга туры килде. Без, улым, болын аша турыдан гына кайтырбыз , - диде бабасы, оныгын юатырга теләгәндәй итеп...
- Бу өзектә хикәянең катнашучыларын табыгыз. (Бабай белән оныгы Рөстәм)
- Бабай белән малай кая барганнар? (Умарталыкка)
- Ни өчен болын аша кайтырга уйлый бабай? ( Беренчедән, җәяү кайталар, икенчедән Рөстәм арыган, Өченчедән, болын аша юл кыска да әле)
Болын уртасыннан аккан кечкенә инешкә җиткәч, аларның юлы бүленде. Басма итеп салынган озын, калын тактаның бу башы, ярдан ычкынып, агым белән икенче якка чыгарып ташланган иде.Инде нишләргә?
-Бабай белән малайга болында нәрсә юлын бүлә? (Инеш)
- Нәрсә ул инеш? ( Сүзлек ярдәмендә инеш- елга башы, чишмә дигәнне аңлата. Г. Тукай да әйтә бит ...)
- Ни өчен алар инеш аркылы чыга алмыйлар? ( Аркылы куелган тактасын агым алып киткән)
-Димәк, инеш ул ... ( укучылар ярдәмендә схема төзелә) (Слайд 5)
- Менә шундый инеш аркылы ничек чыгарсыз укучылар? (Укучыларның фикерләре тыңлана, инеш аша чыгу әмәлләрен аңлаталар.)
Тик бабасының әллә ни исе китмәде. Иң элек, аягын чишенеп, балакларын сызганды. Аннары, бер кулына Рөстәмне күтәреп, икенче кулына ботинкасын алып, инешне ерды да чыкты.
- Менә, булды да , - диде ул, Рөстәмне җиргә бастырып.
- Инешне чыгу юлын дөрес белдегезме?
Ял итеп алу.
-Балалар, бастык. Инеш аша чыгабыз.
- Нишлибез? Кул хәрәкәтләре белән “чалбар балакларын сызганабыз, Рөстәмне күтәрәбез, эре-эре адымнар белән суны атлап чыгабыз”. Суны ерып чыктык.”Рөстәмне җиргә куябыз”)
-Утырабыз.
Аннары яр буенда яткан авыр тактаны күтәреп алды да , инешнең уртасына кереп, элекке урынына салды.
Рөстәм гаҗәпләнеп:
- Бабай! Без чыктык бит инде. Безгә кирәк түгел ич, - диде...
- Рөстәм нәрсәгә гаҗәпләнә? (Чөнки бабай тактаны инеш уртасына салды.)
- Бабайга тактаны кую кирәкме? (Бабайга такта кирәкми, ул аны башкалар чыга алсын шулай эшли)
- Бабайның бу эшенә карата ни әйтерсез? (Ул яхшылык эшли)
(Слайд 6)
-Бабай нинди яхшылык эшләде?(Тактаны башкалар чыга алсын өчен инеш аша чыгарып куйды)
-Бу эш аңа авыр булдымы?
-Бу эш зурмы?
-Ул кеше мактасын дип эшләдеме?(Юк. Аның яхшылык эшләгәнен берсе дә күрмәде. Димәк аны мактый алмыйлар)
-Ул үз эше өчен акча сорадымы?(Юк)
- Үзенә берәр файда килдеме?(Юк, ул үзе инеш аша судан чыкты, соңыннан гына тактаны куйды бит)
-Димәк бабай шундый бер файдасыз эш башкарды дип әйтә алабызмы?(Юк, ул кешеләргә файдалы эш эшләде)
- Ул аны эшәмичә китә ала идеме?(Әлбәттә китә ала. Начар күңелле кеше булса ул аны куйгач, кире алып китәргә дә мөмкин бит)
Димәк, бабай бер кечкенә генә гамәл кылды.
Бабайның сыйфатын әйтегез. (җаваплар тыңлана)
Мондый гамәлләргә, укучылар, игелекле гамәл дип атыйлар.
Димәк, нәрсә ул игелек? (Слайд 8)
-Укучылар, дәресебез башында куелган сорауга кайтыйк.
Сез ничек уйлыйсыз, кешенең садака бирергә мөмкинлеге булмаса, нишләргә? (Берәр игелекле гамәл кылырга)
Укчылар кычкырып укыйлар. (Слайд 9)
«Әгәр ачуланышкан ике кешене дуслаштырсаң, бу эшең сиңа садака булыр, әгәр кешегә атланып утырырга яки йөген куярга ярдәм итсәң, бу эшең дә садака булыр. Һәр яхшы сүз – садака; гыйбадәт кылу юлында ясаган һәр адымың – садака; юлдан башкаларга зыян китерерлек нәрсәләрне алып ташлавың да синең өчен садака була».
Димәк, һәр изге гамәл –садака. (Слайд 10)
Кешеләр бер-берсенә яхшылык эшләп садака бирә алалар.
-Ә кемгә яхшылыкны ничек эшләргә кирәк, ул садака булсын өчен?
(Башка кешеләргә, чит кешеләргә дә, эшләгән эшең өчен акча сорамыйча гына эшләсәң
-Сезнең нинди игелекле гамәлләр кылганыгыз бар?
-Мәкальләрне укыгыз. Ничек аңлыйсыз? (Слайд 11)
“Игелекле эшнең иртәсе-киче юк.”
“ Изгелек эшен озакка сузарга ярамый.”
-Бу сүзләр нәрсәне аңлата?
( -Игелекле эшне кайчан эшләсәң дә була ....
- Кем булуына кармастан эшлә.....
- Олыкеше дә, кече кеше дә эшләсен.....)
- Бүгенге дәрес сиңа ошадымы?
- Син нәрсәләр белдең?
- Син нинди яңалык алдың?